К нам в гости

Наши гости

Гөлзадә Бәйрамова

Менә инде ничәнче көн тәрәз каршындагы өянкеләрнең искән җилдән акрын гына тирбәлүеннән өстәлгә ачып салган көндәлек дәфтәренең битләре ачыла да ябыла... Вакыт җилләреннән инде саргая башлаган дәфтәр битләренә язылган истәлекләргә күңел хатирәләре дә өстәлә, моңсулык иңә...

Гомернең шундый бер чорына җитәсең, хатирәләр белән яши башлыйсың. Иҗат кешесенең алкышлар һәм табышлардан, югалту һәм сагышлардан торган тормышында бәгырьләрне телеп-телеп ала торган хатирәләр, һай, күп тә соң! Әнә алар, әле мәктәптә укыганда, хорда җырлап торган чагында, Салих Сәйдәшевнең чәченнән сыйпап: «Җырла, бәгырь, син әле Мәйсәрәләрне уйнарсың», – дигән ягымлы тавышы. Мәскәүгә Щепкин исемендәге Югары театр училищесына укырга җибәрергә җыенганда Татарстанның халык артисты Һидаят Солтановның: «Хәмитова, мондый мөмкинлек ике тапкыр булмаячак!» – дигән үгете яңгырап китә.

Их син, яшьлек! Их син, тиле яшьлек! Яшьлеккә генә хас сыйфатлар булмаса, син бит яшьлек дип тә аталмас идең! Сөя, ярата да белмәс идең! Ут кебек янып торган, юктан да кызык табып көләргә, шаярырга яраткан, яшьлек яме белән балкып янган Флёрага Мәскәүдә укыганда Ашхабадтан килеп укучы, төрки халыкларга гына хас булган каракучкыл йөзле, күз карашы белән үк яндырып алучы чибәр төрекмән егете Ашир гашыйк була. Тиздән Мәскәүдә гаилә корып яши башлаган Флераның Казанга кайтыр вакыты житә. Аширның исә әле укуы тәмамланмаган...

Ашир, елдан артык Казан белән Мәскәү арасында йөргәннән соң, гаиләсен Ашхабадка алып китәр өчен кайта. Башбирмәс төрекмән егете чит җирдә төпләнеп калырмы?! Талантлы, җырлы-моңлы артистка кайткан дип, Флёра Хәмитованың исеме халык арасында таралып өлгергән көннәр. Хыялы бит үзен зурлаган тамашачысына баш иеп яшәү иде. Әтисенең муенына сарылган кызы Айгөл, томырылып җавап көтеп карап торган ире Ашир, Камал театры режиссёрының: «Пропискадан төшеп китмә, яши алмаячаксың син ул якта, кайчан кайтсаң да кабул итәм», – дигән сүзләре хәтер түрендә яңара...

Язмыш поезды бу юлы инде аны Мәскәүдән дә ераккарак – Ашхабадка алып китә... Тормышта үз урыныңны табар өчен кайчакларда, бәлки, ераккарак та китеп карарга кирәктер... Күңелен бушатырга, әле ярый сердәше дәфтәр бар. Көндәлек дәфтәренең Ашхабадта яшәгәндә алып барылган битләрен ачабыз...

«Төн уртасында килеп төштек. Юл ерак, арылган. Төнлә кисәк кенә уянып киттем дә бүлмә буйлап карап йөрим. Тәрәзәдән кап-караңгы төн генә шәйләнә. Күк шундый түбән, кулыңны сузсаң, йолдызларга тиярсең кебек. Каядыр еракта, тауларда, бала елаган сыман шакал елавы ишетелә. Айгөл изрәп йоклый, Ашир исә тезләренә таянып, елмаеп мине күзәтә. Сүзләр артык. Берберебезне елмаюлы карашлар аша да аңлыйбыз.»

Ул Мәхдүм Колый исемендәге театрда төрекмән теленнән русчага тәрҗемәче булып эшли башлый. Педагогик белеме булган Флёра Хәмитова мәхәббәте, гаиләсе хакына төрекмән балаларына рус теленнән дәресләр биреп, хөрмәтле мөгаллимә дә була алыр иде, Аллаһы Тәгалә аңарга укытучыларда булырга тиешле сыйфатларны – сабырлыкны, гыйлемне, матур сөйләм, буй-сынны камил итеп биргән. Тик көндәлек дәфтәренең битләре көннән-көн ешрак ачыла, күңелгә җыелган хис-кичерешләр түгелә бара...

«Мин чит җирдә. Кешеләр үзләре әйбәт, ләкин бик кырыслар. Шул ук вакытта юмартлар да. Хатын-кызларга карата мөгамәлә коры. Катнаш никахлар хупланмый. Туганнары мине сагаеп кабул иттеләр. Тора-бара мөнәсәбәтләре үзгәрде, елмаеп сөйләшә, Флораҗан дип дәшә башладылар. Ирем назлы, нечкә күңелле. Тик мин үземнең Ватанымны, театрымны сагына башладым. Үземне читлектәге кош сыман тойдым. Ирем нинди генә әйбәт булса да, ни илемне, ни театрымны алыштыра алмый иде шул. Әлбәттә, ул минем халәтемне аңлый иде һәм без бер-беребезнең күзенә туры карый алмый башладык. Ул – чарасызлыктан, мин - ачык итеп дөресен әйтә алмаудан».

Баланың авырый башлавы, артык коры, эссе һаваны күтәрә алмавы, врачларның климатны алыштырырга кушулары инде болай да бәргәләнеп, җанын кая куярга белми яшәгән Флёрага Казанга кайтырга бер этәргеч була.

«Аширга дөресен әйтми чарам калмады. Ул Казанга күчеп килергә риза булды. Тик бер шарт белән: анда кайткач, театрда уйнамаска». Флёра исә ни дип тә җавап бирми, башында бары тик тизрәк өйгә кайту уе. Азга гына дип аерылышуның гомерлеккә буласын ул вакытта сизенделәр микән? Хәтер түрендә Аширның очкыч аланында басып калган сурәте, «Флораҗа-а-ан...» дип өзгәләнүе генә сагыну-сагышларга уралып, Мәйсәрә-Сәрвәрләрнең моңына кушылыр...

Театр дөньясы шундый дөнья – бер-береңне өнәп бетермәсәң дә, үпкә-ачуың булса да, сиздермәскә, сөймәгән партнёрыңа да сәхнәдә «сөям» дияргә, кочаклашырга мәҗбүрсең. Киткән вакытта сәхнәдәшләреннән: «Китмә!» дигән сүзне ишетмәгән кебек, кайткач «Кайттыңмы?» дигән сөенечле карашны күрмәсә дә, Флёра яраткан, туган йорты кебек күргән театрына кайтуы белән бәхетле була. Бернигә карамый, беркем сүзен ишетми уйный, иҗат итә. Иң беренче роле – К. Тинчуринның «Казан сөлгесе»ндә – Мөршидә, А. Гыйләҗевнең «Көзге ачы җилләр»ендә – Дибәҗә, Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә – Сәрби...

1970 елда Марсель Сәлимҗанов куелышындагы «Зәңгәр шәл»дәге – күпләр хыялланган Мәйсәрә! Ул аны өч йөз тапкыр уйный! Көнчел күңелләр исә аның уңышларын җырлый белүе белән генә дә бәйләргә тырышалар, янәсе ул тамашачы күңеленә уйнавы белән түгел, җырлавы белән генә үтеп керә. 1971 елны сәхнәгә Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы менә. Анда исә тамашачылар бүгенге көнгә кадәр хәтерли торган онытылмас Сәрвәр. Ул да сәхнәдә 500 тапкыр уйнала! Флёра Хәмитова Сәрвәренең шулай озак тамашачы күңелендә саклана алуының сере, әлбәттә, актрисаның талантында, онытылмаслык образ тудыра алуында.

1971 елда режиссёр Ришат Хаҗиәхмәтов М. Фәйзинең «Ак калфак» әсәрен сәхнәләштерә. Биредә ул иркәлектә үскән, үзсүзле, әмма нечкә күңелле, нәзакәтле, җырлы-моңлы морза кызы Хәмдияне сурәтли. Марсель Сәлимҗанов аңа характерлы рольләр дә бирә. Н. Сторожеваның «Әгәр ташлап китсәң»ендә – Анна, Н. Погодинның «Баһадирлар»ында – Ирина, К. Тинчуринның «Американ»ында – үз-үзен генә яратучы, беркемгә баш имәс Дилбәр, Х. Вахитның «Ике килен-килендәш»ендә – Разия, М. Әмирнең «Тормыш җыры»нда – Халидә, Т. Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү»ендә – чая Саҗидә, «Дуслар җыелган җирдә» әсәрендә – Галия. Шекспирның «Гамлет»ында – королева Гертруда.

Ә менә «Хушыгыз»да аңа уйнарга туры килми, гәрчә үзенең сиземләве буенча әлеге әсәр аның турында булса да... Нинди зур хыяллар, өмет-ышанычлар белән сәнгатькә, халкыма хезмәт итәм дип, актриса язмышын сайлаган, ләкин идеаллары җимерелгән, күп әйбердән күңеле кайткан, өмете өзелгән, театрның ишегеннән чыгып киткәндә: «Хушыгыз!» – дип кенә әйтә алган Миләүшә – ул үзе бит!

Театр сәхнәсе генә түгел, тормыш сәхнәсе дә синең белән бергә әйләнә. Берәү тормышыңнан төшеп калса, икенче берәү исә күңелең түрендә үк урын алырга, яклаучың һәм саклаучың булып кулын сузарга мөмкин. Аның уйнаганын яратып караган меңәрләгән тамашачының күз карашына, сәхнә кырыннан гына томырылып карап торган, театрның чибәр, талантлы артисты Дилүс Ильясовның да карашы өстәлә. «Нигә болай карап торасыз миңа, Дилүс абый?» – дип сорарга батырчылык итә Флёра. «Яратып...» – ди фронтовик артист. Сугыш михнәтләрен кичкән фронтовик артист белән Флераның тиздән кызлары туа. 40 яшьтән узган булуына карамастан, әле бер тапкыр да ата булу бәхетен тоеп карамаган ир: «Чулпаным туды!» – дип сөенә. Кайнанасы – Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, бу дөньяның ачысын-төчесен күп татыган, сөрген михнәтләрен күргән Гөлсем Камская Флёра Хәмитованы яратып кабул итә.

Гастрольләр – артист гаиләсе өчен зур сынау да, сагынышып күрешү өчен җай, форсат та. Ярый да икең бергә китсәң?! Труппа икегә бүленеп, берсе төньякка, икенчесе көньякка китеп барган вакытлар да аз булмый. Андый чакларда очрашу көнен якынайтып, арада сагыну тулы хатлар йөри. Сак кына Дилүс Ильясовның Флёра Хәмитовага язган, вакыт үзенең сары төсен сеңдергән хатларын ачабыз...

«Кадерлем минем! (...)

Син – минем соңгы аккош җырым!» (2.8.64).

«Исәнме, кадерлем!

Менә без Фрунзега килеп җиттек. Юл ерак һәм алҗыта торган.

Барсы да спектакльгә киттеләр, минем исә уйларымда булса да синең белән каласым килде... Син бу юлларны укырсың да елмаерсың, үзем язам – үзем синең күзләрне, елмаюыңны, чәчләреңне күрәм. Бары шуны гына әйтә алам: яратам! Сине күрәсем килә, сине кочасым, үбәсем килә...» (3.08.64).

« Кадерлем минем! Күземне йомуга, күз алдыма син килеп басасың, тузгыган чәчләреңне, шат күзләреңне күрәм. Әллә сихерләдең инде? Кызык бит бу, кичә килеп төштек Наманганга, белеп торам, миңа почтада бернәрсә дә юк, ә үзем чаба-чаба киттем главпочтага. Менә дивана, әйеме?» (19.9.64).

Хатлар... хатлар... Еракта чакта да бер-берсенең исәнлеген, барлыгын, яратуын тойдырып, ерак араларны, очрашу көннәрен якынайтып, бәйләп торучы бердәнбер чара бит ул.

Гел шулай гына барса икән дә бит дөнья! Гел шулай гына – өйдә кызларының шат авазларына күмелеп, икең бергә сәхнәдә уйнап, тамашачы мәхәббәтенә коенып яшисе генә дә бит! Чаллыда гастрольдә вакытында, Татарстанның халык артисты Дилүс Ильясов, 1981 елда, 59 яшендә көтмәгәндә йөрәк өянәгеннән вафат була. 17 ел бергә яшәгән гомер кинәт өзелә...

Театрга багышланган 24 ел гомер, 40 ка якын роль... һәм бушлык... Озакка сузылган бушлык. Хәтер җилләре кабаттан көндәлек битләрен актара...

Һәм ул китә. Рольсез яшәгән, әрәмгә узган еллары өчен беркемгә үпкә белдерми, бары тик «Хушыгыз!» гына ди... Татарстанның атказанган артисткасы Флёра Хәмитова Казан дәүләт мәдәният институтында рәсми рәвештә укыта башлый һәм булачак сәхнә осталарына сәхнә теленнән 32 ел – 81 яшенәчә белем бирә.

Шәфәкъ алсулыгы аша искән җил көндәлекнең соңгы битләрен ача:

«Щепкинчыларның юбилеена чакырдылар. Мин бу театрда 24 ел эшләдем. Тагын үземнең курсташлар арасындамын. Төрле өзекләр уйныйлар. Миңа да «Сүнгән йолдызлар»дан өзек уйнарга кушалар. Бик дулкынландым. 16 ел сәхнәгә чыкмаган. Тавыш бар, уйнап чыктым. Бер генә мизгелгә үземне яңадан сәхнәдә итеп хис иттем. Бәхетле мизгел. Тик минем исем генә беркая да яңгырамады. Әйтерсең лә миннән театрдан киткәнгә үч алдылар. Кадерлеләрем минем! Ә мин бит зур рольләр уйнап киттем...»

Ә җил исә дә исә... Хәтер төпкелендә утлы күмер кузлары кабынып китеп янә көндәлек дәфтәре битләренә иңәләр: «Бәргәләнә адәм, өзгәләнә, Рәхмәтлемен Аллаһыма! Безгә түзгәненә...»